Буада Буа шәһәре һәм Ульяновск шәһәренең ирләр командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Кунак командасын тиешенчә каршы алдылар. Гадәттәгечә аларны милли киемнәрдәге гүзәл кызлар милли чәк-чәк белән сәламләделәр.
Ульяновск командасын Ульяновскның Засвияжск районы администрациясе башлыгы, шәһәр башлыгы урынбасары Наил Юмакулов, Ульяновск шәһәре башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Вавилин, Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Егоров тәкъдим итте.
Исәпне хуҗалар командасы ачты. Буа шәһәре командасы капитаны Ранис Камартдинов кунаклар капкасына беренче алканы кертте. Беренче минутлардан бирле Буа командасы ышанычлы төстә алда барды. Әмма командалар бер-берсенә бирешмәде. Кунаклар да алга чыкты һәм таблода дустанә исәп 3: 3 булды. Уен нәтиҗәсен өченче периодның соңгы минутларында хәл иттеләр, бер алка аерма белән кунаклар җиңде - 4:5.Ульяновск командасы файдасына.
Ранис Камартдинов командаларга кызыклы һәм гадел уен өчен рәхмәт белдерде.
- Безне уртак тарих, үзара хезмәттәшлек һәм ныклы дуслык берләштерә. Уен өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да бу игелекле күршеләребез мөнәсәбәтләренә ярдәм итәрбез, дип ышанабыз, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Район исеменнән командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Алар көндәшләр командасына медальләр тапшырдылар һәм Ульяновск шәһәренең җавап матчына чакырдылар.