Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Республикада көчле яңгырлар, яшенле һәм җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитү сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итте бу хакта "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы территориясендә 13 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/ с, 13тән 22 сәгатькә кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга киңәш  ителә. Ерак араларга йөрүдән баш тартырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International