Республика көненә - яңартылган парк һәм мәйдан: Ранис Камартдинов төзелеш эшләренең барышын тикшерде

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бүген ул шәһәрнең Үзәк паркында булды, анда хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре дәвам итә. Паркта юлларны яңартуга, «коры бассейн» урнаштыруга керештеләр, ул, һичшиксез, балаларның иң яраткан почмакларыннан берсе булачак.

Шулай ук Үзәк мәйданда да кардиналь үзгәрешләр бара. Исегезгә төшерәбез, мәйданны яңарту проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Комиссия эшләрне тикшерде, подрядчылар белән аралашты.

Үзенең инстаграм-битендә Ранис Камартдинов Буа Чаңгы базасына кадәр яңа салынучы тротуарны да күрсәтте, ул авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча төзелә.

- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча Чаңгы базасына кадәр тротуарлар төзелде. 410 метр салынды, калган 300 метр киләсе елга программага кертелгән, - дип хәбәр итә район башлыгы.

Гомумән алганда, эшләр план буенча бара. Подрядчыларга билгеләнгән планны үтәргә һәм аерым эш төрләрен башкаруны тизләтергә тәкъдим ителде.

Үзәк паркны һәм мәйданны төзекләндерүне республика көненә, 30 августка төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International