Чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа шәһәр прокуроры урынбасары юстиция киңәшчесе Татьяна Хаҗова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге җитәкчелеге һәм чакырылган вәкилләр катнашты.
Төп доклад белән эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Буа бүлеге территориаль органнары эшенең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен атады. Зур игътибар районда яшәүчеләргә карата мошенниклык очракларына, шулай ук яшьләр белән профилактик эш алып баруга бирелгән.
Район башлыгы бүлек хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, килеп туган санитар-эпидемиология вәзгыяте шартларында алар башкара торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук җәмәгать урыннарында видеокүзәтү камераларын урнаштыру моментларына да тукталды. Ранис Камартдинов мошенниклык гамәлләре, акча урлау фактлары белән бәйле вәзгыятьне аерым асызыклады.
"Instagram да, районның рәсми сайтында мошенниклык очраклары ешаюга карамастан, матбугат һәм телевидение аша пропагандалауга карамастан, район халкы үз акчаларын югалтуларын дәвам итә. Һәм бу хәл безнең бу мәсьәләне эшләп бетермәгәнлегебез турында сөйли. Бу юнәлештә эшне көчәйтүегезне сорыйм", - диде Ранис Рафисович..
Чара хезмәткәрләргә лаеклы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.