Бүген район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев рәислегендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырыш күңелле мизгелдән башланды. Иҗтимагый совет әгъзасы Резидә Мостафинаны туган көне белән котладылар. Аннары көн тәртибенә күчтеләр.
Утырышта авыр тормыш хәленә юлыккан гражданнарга ярдәм күрсәтү, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Аннары кече һәм урта бизнес торышы һәм үсеше турында район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Гөлинә Шәрәфетдинова сөйләде.
Соңыннан терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм бурычлар куелды.