РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ 2021 ЕЛНЫҢ 1 ИЮЛЕННӘН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАЛАРНЫ ТУЛЫ КҮЛӘМДӘ БИРӘ БАШЛЫЙ

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле салым түләүче!

«Электрон имза турында» Федераль законга һәм «дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында»2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 27 декабрендәге 476-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керү сәбәпле хәбәр итәбез:

РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ 2021 ЕЛНЫҢ 1 ИЮЛЕННӘН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАЛАРНЫ ТУЛЫ КҮЛӘМДӘ БИРӘ БАШЛЫЙ (КСКПЭП*)

Ә 01.01.2022 елдан башлап КСКПЭП юридик затлар (оешма исеменнән ышаныч кәгазе булмаган затлар), шәхси эшмәкәрләр һәм нотариуслар КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАЛАРНЫ  Россия Федераль салым хезмәтенең таныклаучы үзәгендә генә ала алачак.

- КСКПЭП оешма вәкилләренә (физик затларга) коммерцияле аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр (АУЦ яки УЦ) чыгарылачак.

- юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен элегрәк бирелгән КСКПЭП үз гамәлләрен 01.01.2022 дән туктатачак (электрон имзаны биргән АУЦларны аккредитацияләү озайтылмаячак).

КСКПЭП бирү буенча хезмәт Россия Федераль салым хезмәте бушлай күрсәтелә һәм Россия Федераль салым хезмәтенең территориаль органнарында күрсәтелә ала. КСКПЭП алу мәсьәләләре буенча салым органына түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

 

Салым органы адресы

Телефон номеры

Яшел Үзән шәһре, Туктаров урамы,  1

+7(84371) 2-00-36

+7(84371) 2-00-07

Исегезгә төшерәбез, КСКПЭП шәхси идентификация вакытында юридик затның генераль директоры (ышанычнамәсез юридик зат исеменнән эш итәргә хокуклы зат), шәхси эшмәкәр яки нотариус инспекциясендә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International