Буа муниципаль районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов килде.

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 июльдә, Буа муниципаль районында эш сәфәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов булды. Визит кысаларында Виктор Николаевич Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, юстиция өлкән киңәшчесе Алексей Заика һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Ильяс Масаллимов белән берлектә гражданнарны һәм юридик затларны шәхси кабул итте.

ТР буенча баш федераль инспекторга 9 буалы мөрәҗәгать итте, аларның мөрәҗәгатьләре җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә - балалар бакчасы төзелешенә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, милек хокукларын рәсмиләштерүгә һ.б. кагылды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый аңлатмалар бирелде һәм борчыган  мәсьәләләрне хәл итү өчен алга таба нинди гамәлләр кылырга кирәклеге  аңлатылды. Кайбер мәсьәләләрне Виктор Демидов шәхсән үзе контроленә алды.

Сәфәре азагында мөхтәрәм кунаклар район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә урып-җыюның барышы белән таныштылар. «Авангард» хуҗалыгы басуларының берсендә булдылар, анда уҗым бодаен урып-җыюга зур көч куела, басу хезмәтчәннәре белән очрашып, аларга уңышлы эш һәм мул уңыш теләп калдылар. Буа муниципаль районында шикәр чөгендерен эшкәртү буенча иң зур заводларның берсе урнашкан. Виктор Демидовка да "татлы кырлар"ны күрсәттеләр. «Авангард» ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин чөгендер кырлары буйлап экскурсия уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International