Буа районында “Гармония” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары шәһәрнең яшьләр паркында ирекле керү өчен җәйге мәйданчыклар оештыру кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага чара үткәрделәр.
Белгечләр яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, көн режимын һәм гигиена нормаларын саклауның мөһимлеге, чыныгу һәм дөрес туклану турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук педагоглар балаларга саф һаваның, актив ялның һәм спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында искә төшерделәр һәм хәрәкәтле уеннар уйнарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп күңелле эстафеталарда һәм башка ярышларда катнаштылар.
Мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап кына калмый, балалар коллективын да берләштерә, фантазияне үстерә, файдалы ял күнекмәләрен формалаштыра