9 июльдән 15 июльгә кадәр Краснодар краенда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында «Кара диңгез Кубогы»на Бөтенроссия волейбол турниры узды.
"Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол бүлеге 2005/2006 елгы яшүсмерләр җыелма командасы Татарстан Республикасын әлеге ярышларда тәкъдим итте. Уеннарда Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Геленджик, Таганрог, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Липецк өлкәсе, Ессентуки , Пятигорск, Лабинск, Оренбург кебек 20дән артык команда катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 5 нче урында урнашты.
Котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!