Татарстан Республикасы халыклары традицияләрен һәм уеннарын Ташкичү авыл җирлеге балалары искә төшерде

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

 Шушы көннәрдә Буа районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары Ташкичү авыл җирлегенең социаль участогында ирекле керү өчен җәйге мәйданчыклар оештыру кысаларында “Татарстан Республикасы халыклары традицияләре һәм уеннары” дигән темага чара үткәрделәр. Чарада балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицион көндәлек костюмнарына киенделәр, милли гореф-гадәтләрен, җырларын һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, милли биюләр элементларын башкардылар, Идел буе халыклары уеннарын уйнадылар.

Мондый очрашулар балаларда гомумкешелек, рухи-әхлакый, мәдәни кыйммәтләрне үстерә, яхшылыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә өнди, файдалы ял күнекмәләрен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International