Август аенда Буада традицион "Буинская Талия" театр лабораториясе узачак

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Август аенда Буада «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр» дигән халыкара мәдәни-күңел ачу үзәге кысаларында "Буа Талиясе" традицион театр лабораториясе узачак.

Бүген район башлыгы кабинетында «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр» дигән Халыкара мәдәни үзәге  программасы турында фикер алыштылар.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә 2015 елдан Россия мәдәниятен алга таба саклау һәм үстерү максатларында чараларны гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы Россия төбәкләрендә «Халыкара мәдәни үзәкләр» проектын, Россия мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре мөмкинлекләрен һәм ресурсларын файдаланып, гамәлгә ашыра.

Халыкара мәдәни үзәкләр, беренче чиратта, мәдәниятара багланышлар һәм креатив идеяләр алмашу территориясе, ул ачык иҗади киңлек булып тора.

Бу юнәлештә Буа драма театры зур тәҗрибәгә ия.

18-22 августта - «Буинская Талия» V Театр лабораториясе узачак.

23 августка «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр» дип аталган халыкара мәдәни-күңел ачу үзәге ачылу тантанасы планлаштырылган. Чараның программасы бик бай, кунаклар күп булыр дип көтелә.

Бүген оештыру моментлары турында фикер алыштылар, эшләп бетереләчәк программа белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International