Хәрби комиссариат (Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары, муниципаль) мобилизацион кеше резервында булу турында контракт төзү өчен запаста торучы гражданнарны сайлап ала.
Мобилизацион кеше резервы - запаста торучы гражданнарның бер өлеше.
Резервта булу турында Контракт элек хәрби хезмәт үткән һәм хәрби исеме, А, Б категориясендәге хезмәткә яраклылыгы булган Россия Федерациясе гражданы белән төзелергә мөмкин:
- солдат, сержант, прапорщик –40 яшькә кадәр;
- кече лейтенант, лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, капитан-лейтенант –47 яшькә кадәр;
- майор, 3 ранг капитаны, подполковник, 2 ранг капитаны – 52 яшькә кадәр;
- полковник, 3 ранг капитаны – 57 яшькә кадәр.
Гражданнарның резервта булуы хәрби вазифага билгеләнүне, хәрби исем бирүне, аттестацияне һәм квалификация имтиханын бирүне, шулай ук хәрби җыеннар барышында оператив, мобилизацион һәм хәрби әзерлек чараларында катнашуны күздә тота. Резервчылар хәрби җыеннар барышында оператив, мобилизацион һәм хәрби әзерлек чараларына берләшмәләрне һәм частьләрне әзерләү планнары буенча җәлеп ителә.
Контракт төзегәндә кеше мобилизация резервында булу һәм мобилизация резервында булган барлык кешеләргә акча даими һәм тотрыклы рәвештә түләнә. Эш бирүчеләр резервчыларга ярдәм итәләр һәм мобилизация резервының барлык чараларында катнашу мөмкинлеге бирәләр. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Эш бирүчегә хезмәткәр булмаган вакытта – тренировка дәресләрендә һәм уку җыеннарында катнашкан өчен компенсация түли.
Мобилизация резервында булу турындагы беренче контракт өч елга төзелә. Мобилизация резервында булу турындагы яңа контракт өч елга, биш елга, яисә азрак вакытка – запаста булу вакыты җиткәнчегә кадәр төзелергә мөмкин. Контрактта гражданинның резервка ирекле керү, шулай ук аның резервта булу вакыты һәм шартлары беркетелә.
Контракт төзегән гражданнар хәрби җыемнар үтүгә бәйле айлык акчалата түләүләр ала. Моннан тыш, резервчыларга хәрби җыеннарда даими эш урыны буенча булган вакытта уртача хезмәт хакы түләнә.
Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнар әйберләр, туклану белән тәэмин ителәләр.
Тел. для справок 8 (84374) 3-18-80, 8 (84374) 3-21-80, 8 (84374) 3-17-80 Военный комиссариат (Буинского и Дрожжановского районов Республики Татарстан, муниципальный).
ЗУР КОМАНДА ӨЛЕШЕ БУЛЫРГА ТЕЛИСЕҢМЕ?
ХӘРБИ КОМИССАРИАТ (ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ БУА ҺӘМ ЧҮПРӘЛЕ РАЙОННАРЫ, МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН), ДАИМИ ЭШ УРЫНЫН ҺӘМ ХЕЗМӘТ ХАКЫН САКЛАП КАЛЫП, МОБИЛИЗАЦИОН КЕШЕЛӘР РЕЗЕРВЫНА КЕРТҮ ӨЧЕН, ЗАПАСТА ТОРУЧЫ ГРАЖДАННАР АРАСЫННАН АКТИВ АМБИЦИЯЛЕ КЕШЕЛӘРНЕ ЧАКЫРА.
КОНТРАКТ ТӨЗЕГӘН КЕШЕЛӘРГӘ ЛАЕКЛЫ ФИНАНС СТИМУЛЛАРЫ, РОССИЯ ОБОРОНА МИНИСТРЛЫГЫ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ҖИҢЕЛЛӘШТЕРЕЛГӘН КЕРҮ, КАРЬЕРА ҮСЕШЕ, ХӘРБИ ТЕХНИКА ЙӨРТҮ, КОРАЛЛАРНЫҢ БАРЛЫК ТӨРЛӘРЕННӘН АТУ, КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮ Һ.Б. ГАРАНТИЯЛӘНӘ. ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТНЫ 8 (84374) 3-18-80 ТЕЛЕФОНЫ БУЕНЧА БЕЛЕРГӘ МӨМКИН