Халыкларның җаны ул-моң диләр,
Моң диләр дә, бездә җыр диләр.
Өзгәләсә,телсә бәгырьләрне-
Татар җыры әнә шул диләр,-дип язган шагыйребез Г. Тукай.
Җыр-кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Ул һәркайда кеше белән бергә: эштә, өйдә, бәйрәмнәрдә һәм ял вакытында.
Карлы һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре, ял минутларыннан файдаланып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен күңелле җырлары белән сөендерәләр, рухи дөньяны баетырга гына түгел, эш процессын төрлеләндерергә, җиңеләйтергә тырышалар.
"Россияночка" (Кыят)агитбригадасы урып-җыю эшләре вакытында игенчеләр белән очрашты. Кыр хезмәтчәннәрен җырлар, такмаклар һәм шигырьләр белән котладылар, китапханәче хезмәткәрләргә яңа матбугат бүләк итте. Чыгыш бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Кыр уңганнары агитбригаданы рәхмәт сүзләре, алкышлар һәм елмаюлар белән озаттылар.
Басуларда концерт программасын Боерган, Әлши һәм Шәмәк авылларының мәдәният хезмәткәрләре дә яңгыратты.