Буа районының «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерендә өченче смена старт алды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Һәр иртә теләсә кайсы лагерьда зарядкадан башлана. Әмма бу сменада зарядка үзенчәлекле, һәр бала барлык күнегүләрне төгәл һәм көйле башкара. Спортчылар икәнлекләре күренеп тора.

 

«Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче спорт сменасы башланды. Биредә төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булган малайлар һәм кызлар җыелды. Өч отряд формалашкан: малайлар һәм кызлар волейболчылар һәм бер отряд – самбочылар.

 

Бу сменада 7-15 яшьлек 52 бала ял итә һәм төрле яклап чыныктырыла.  Смена 22 июльдә старт алды һәм 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Сменаның тантаналы ачылышы 25 июльдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International