Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чиста яр" акциясенә кушылды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик норма, киләчәк буыннарга табигый байлыкларны саклау - бу проблемалар хәзерге вакытта зур актуальлек алды. 13 июльдә Татарстанда яр буе территорияләрен чүп-чардан арындыру буенча акция старт алды һәм аны Буа муниципаль районының "Район мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре актив хуплады.

 

Бүген мәдәният хезмәткәрләре "Чиста яр" акциясенә кушылды. Аның төп максаты-сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү.

Эшнең нәтиҗәсе - елгаларның һәм сулыкларның чиста ярларын булдыру.

Акциядә катнашучылар аларның хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәткә өметләнәләр һәм район халкын алга таба да ял итү урыннарында чисталык сакларга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International