Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Р.Люксембург урамындагы 167 йортта яшәүчеләр белән очрашты, анда «Безнең ишегалды»Президент программасы буенча эшләр тәмамланып килә.
Программа буенча түбәндәге эшләр башкарыла: юллар һәм тротуарларны төзү яки төзекләндерү , эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яктырту баганалары урнаштыру яки гамәлдәгеләрен яңарту, ком катламында куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык булдыру яки яңарту, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру.
Күп фатирлы йортта яшәүчеләр хәл ителергә тиешле берничә мәсьәләне билгеләде, әлегә эшләр тулысынча тәмамланмаган. Мәсәлән, алар эскәмияләрне борып, хәзерге кебек бер юнәлештә түгел, ә ишегалдына карап утыруларын сорый. Ранис Рафис улы йортта яшәүчеләрнең үтенечен исәпкә алырга кушты.
Шулай ук территорияне алга таба яшелләндерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Халык аларга агач утырту өчен үсентеләр бүлеп бирү инициативасы белән чыкты. Сораулар каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыкны коймалау, балалар мәйданчыгын яңарту турында да булды.
"Үсентеләр бүлеп бирү мәсьәләсе дә каралачак. Каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык һичшиксез коймаланачак, эшләр план буенча бара», - дип хәбәр итте район башлыгы.
Халык үзләрен борчыган башка мәсьәләләрне дә күтәрделәр, теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы барлык эшләрне башкарганнан соң халык белән тагын бер кат очрашырга тәкъдим итте.