Район башлыгы Ранис Камартдинов районның берничә хуҗалыгында алдынгы комбайнчыларны бүләкләде.
Урып-җыю кампаниясе иң кызган вакытта. Авыл хуҗалыгы формированиеләре механизаторлары аяз көннең бер минутын да ычкындырмаска тырышалар һәм бөтен көчне урып-җыюга юнәлдерәләр.
Урып-җыю чорында яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы комбайнчыларны бүләкләү күркәм традициягә керде. Ел саен район башлыгы механизаторларга акчалата премияләр тапшыра, мондый бүләкләүләргә ашлык суктыру буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр ия.
Бүген «Авангард», «Киятское», «АгроНур», «Коммуна» агрофирмалары комбайнчыларына һәм «Заря» ҖЧҖенә бүләкләр тапшырдылар.
Зөлфәт Измайлов - "Авангард" ҖЧҖ - 572 тн суктырган
Марат Гайнуллин - "Агронур" ҖЧҖ - 563 тн суктырган
Ибляминовлар гаиләсе - "Коммуна" ҖЧҖ - 619 тонн а суктырганнар.
Марат Алимов - "Заря" ҖЧҖ - 574 тонна бөртеклеләр суктырган
Грачев Алексей Алексеевич - "Киятское" ААҖ - 627 тонна.
Ел саен лидерлар арасында Грачев Александр Владимирович. Быел урып-җыю башланганнан бирле ул 1135 тонна бөртекле ашлык суктырган.
– Быелгы ел бик катлаулы булды, әмма сез уңышны үстерә алдыгыз һәм хәзерге вакытында югалтуларсыз басудагы игенне суктырасыз. Афәрин! - диде Ранис Камартдинов, хуҗалыклар механизаторларына мөрәҗәгать итеп. - Хәзер сезнең алда зур бурыч тора - иң кыска срокларда һәм уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу.