Көндез һәм кич көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана.
3 августта Татарстанда аномаль-эссе һава көтелә. Көндез һава температурасы +32... +37˚ . Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +16... +21˚. Көндез һәм кич көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Аномаль эсселектән шторм кисәтүе игълан ителде.
Чәршәмбе көнне, 4 августта, яшенле һәм көчле җил белән бик эссе һава сакланачак. Урыны белән көчле яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар вакытында җил 15-17 градуска җитәргә мөмкин, локаль рәвештә - 22 м/с. Төнлә плюс 16-21 градус, көндез - +25-+30, республиканың көнчыгышында +36 градуска кадәр эссе булачак.
2021 елның 2 августыннан 5 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс)булып кала бирә.