Бүген, 4 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, дип фаразлый. Республиканың аерым районнарында яшенле, урыны белән боз булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил,урыны белән 17-22 метрга кадәр көчле җил. Урыны белән 25 м/с кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көндез республиканың көнчыгыш районнарында +32дән +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә. Көнбатышта салкынрак булачак-25-28 градус, көньякта — 29-32 градуска кадәр. Һава торышы начараю төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты узу белән бәйле булачак.