Марина Патяшина бүген Буа шәһәренең "Чайка" һәм "Бор" балалар лагерьларында булды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Буа районына кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Патяшина Марина Александровна килде.

Эш визиты барышында Марина Александровна «Чайка» һәм «Бор» балалар - сәламәтләндерү лагерьларында булып, лагерьның эшен һәм ялын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү тәртибе белән танышты. Аны Буа районы  башлыгы Ранис Камартдинов озатып йөрде.

 "Роспотребнадзор идарәсе лагерьларны һәр сменада тикшерә. Коронавирус йогышы белән бәйле санитар-эпидемиологик хәл балаларның җәйге ялына да үзгәрешләр кертте. Бу лагерьларның тулылануы да, персоналга карата аерым таләпләр дә, санитар нормаларның берсүзсез үтәлеше дә. Бүген без ике лагерь карадык. Аңлашыла ки, лагерьлар совет чорында төзелгән, ләкин шул ук вакытта барлык кирәкле куркынычсызлык таләпләре үтәлә. Агымдагы җитешсезлекләр бар, алар бетерелергә һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан контрольгә алынырга тиеш, балаларның ял шартлары куркынычсыз һәм сыйфатлы булырга тиеш”, - дип хәбәр итте Марина Патяшина.

 ««Чайка» һәм «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерьларында бүгенге көндә Буа районының 140 тан артык баласы ял итә.

Соңгы берничә елда лагерьларны агымдагы ремонтлау буенча зур эш башкарылды, кухня савыт-саба һәм техника сатып алуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелде, ашханә һәм душ бүлмәләре тиешле хәлгә китерелде. Әмма эшләп бетерәсе моментлар да  бар әлегә.

“ Ә бүгенгә төп бурыч- ял итүче балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Эш сәфәрендә без бу мәсьәләгә тагын бер кат басым ясадык. Киләчәктә исә  җәйге ялны оештыруга игътибар  тагын да көчәйтеләчәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International