«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы буенча быел республикада яшәүче 25 мең кеше IT-өлкәнең иң кирәкле юнәлешләренә өйрәнә башлаячак.
Татарстан бу юнәлеш буенча беренче ел гына алдынгы позицияләрдә түгел инде. Проект кысаларында укыту программалаштыру һәм ИТ-эшләнмәләр өлкәсендәге программаларда 24 перспективалы юнәлеш буенча алып барыла: ясалма интеллект, зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, яңа җитештерү технологияләре, сенсорика һәм робототехника компонентлары, чыбыксыз элемтә технологияләре, интернет әйберләр, нейротехнологияләр, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау һәм башкалар.
«Цифрлы икътисад» кадрлар әзерләү проекты 2018 елның 7 маеннан РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указын гамәлгә ашыру барышында 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Татарстан халыкка ярдәм итү буенча алдынгы позицияләрне били. Агымдагы елда уку бәясенең 50 % ы дәүләт тарафыннан түләнәчәк, калган өлешен тыңлаучылар мөстәкыйль рәвештә түли яки эш бирүче хисабына компенсацияли алачак.
Гаризалар кабул итү 1 июльдә башланды һәм 2021 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен Leader-ID сайтында теркәлергә, Шәхси кабинетта анкета тутырырга, кызыксынган программа белән танышырга һәм кирәкле документларны җибәрергә кирәк.
«Демография» милли проекты кысаларында пенсионерлар өчен аерым программа бар.