Буа эшмәкәрләре маркетплейсларда сәүдә нигезләре буенча белем ала алалар

2021 елның 6 августы, җомга

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре халкын цифрлаштыру дәрәҗәсен арттыру максатларында, ««ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендә технопарк» дәүләт автоном учреждениесе «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре» темасы буенча укулар оештырырга тәкъдим итә. Укулар тыңлаучылар өчен уңайлы форматта (онлайн/офлайн) оештырылачак.

Маркетплейсларга чыгу җирле җитештерүчеләргә сәүдәнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга, тәэмин итү географиясен киңәйтергә, табышны арттырырга һәм җитештерүне алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Электрон платформалар складларының уңайлы урнашуы һәм аларның һәркем өчен уңайлы булуы тиз һәм махсус чыгымнардан башка интернет аша беренче сатуларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Укуларда катнашу өчен itpark.tech. сайтында теркәлергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International