"Гармония" белгечләре "Минем дустым Светофор" юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч тематик чара үткәрделәр

2021 елның 6 августы, җомга

    Чараның максаты - балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту. Светофорлар көйләгән урам  чатларда кагыйдәләргә аерым игътибар бирелде.

    Балалар янына күңелле Светофор һәм Незнайка килде, алар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар. Алынган белемнәр ярдәмендә балалар җиңел генә табышмакларга җаваплар таптылар, уеннарда уйнадылар. Уеннар барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре  буенча белемнәрен ныгыттылар, шулай ук уңай хис-кичерешләр алдылар.

   Чараны оештыручылар мондый дәресләр тамашачыларның игътибарын, фикерләвен, әйләнә-тирә дөньяда ориентлаша белүен үстерүгә ярдәм итә, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International