Буада төзүчеләр Көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 7 августы, шимбә

Мәдәни үсеш үзәгендә төзүче һөнәре вәкилләре адресына җылы котлау сүзләре яңгырады.

«Сезне чын күңелдән җәмгыятьтә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе - Төзүчеләр көне белән котлыйм! »,- дип мөрәҗәгать итте төзүчеләргә һәм тармак ветераннарына Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов. «Сез заманча кешенең яшәеше - уңайлы һәм төзекләндерелгән тормыш өчен шартлар тудырасыз. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә буалыларның тормыш сыйфаты яхшыра: юллар салына, сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни һәм сәнәгать объектлары төзелә», - дип билгеләп үтте ул.

Район башлыгы тормышларын төзелешкә багышлаган һәм бүген бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшырган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

Төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен бу һөнәрнең иң яхшы вәкилләрен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе һәм Буа муниципаль районы Башлыгының истәлекле билгеләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International