Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновның Төзүчеләр көне белән котлавы

2021 елның 7 августы, шимбә

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән җәмгыятьтә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе - Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Сез заманча кешенең яшәеше - уңайлы һәм төзекләндерелгән тормыш өчен шартлар тудырасыз. Сезнең тырышлыгыгыз белән буалыларның тормыш сыйфаты яхшыра: юллар салына, сыйфатлы торак, яңа социаль, мәдәни һәм сәнәгать объектлары төзелә.

Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә агымдагы елда 30 километрга якын юл яңартыла, Татар Буасы авылында яңа ФАП төзелә, 5 мәктәптә азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясала, «Яшьлек» һәм «Дельфин» спорт мәктәбендә төзелеш  эшләре тәмамланган. Авыл территорияләрен үстерү программасы буенча актив эш алып барыла, аның кысаларында тротуарлар, спорт мәйданчыклары төзелде, 3 авыл җирлегендә урам утлары ясалды. Яңартылган шикәр заводы паркы, «Импульс» спорт комплексы шәһәр һәм район горурлыгы булды. Шулай ук бүген шәһәрнең йөрәге - Үзәк мәйдан һәм Үзәк парк төзекләндерелә. Сезнең хезмәтегез киләчәктә дә шәһәр халкы һәм кунаклары тарафыннан лаеклы бәяләнер.

Үз тормышларын төзелешкә багышлаган һәм бүген бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшырган тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, шулай ук ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, һәрвакыт  бер адым алда булып, мөһим эшегездә югары сыйфат планкасын төшермәвегезне . Уртак тырышлыклар безгә район һәм туган республикабыз иминлеге өчен иң амбициоз бурычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дип ышанам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International