Буа районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы Фәррахов булды

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Буа районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы Фәррахов килде. Эш сәфәре кысаларында ул җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булды, район халкы белән сөйләште.

Бүген Буа районында мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләде. Микроавтобус Аксу һәм Бик-Үти авылында тукталды. Айрат Фәррахов авыл кешеләре белән аралашты.

Аксу авылында яшәүче хатын-кыз авылларда сулык булмау һәм авылларны күрше Апас районы белән тоташтыра торган юл төзелеше турындагы теләкләрен сөйләде. Шул ук вакытта халык авылны төзекләндерү, мәктәптә капиталь ремонт үткәрелү, яңа ФАПны да билгеләп үттеләр.

Шулай ук күчмә кабул итү бүлмәсендә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов та катнашты. Мобиль кабул итү бүлмәсе эше барышында килгән һәр мөрәҗәгать тикшереләчәк һәм контрольгә алыначак.

"Бердәм Россия" күчмә кабул итү бүлмәләре эше 28 июльдә Татарстан башкаласында старт алды. Проектның максаты - 2021 елның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлауларда сайлау алды программасын формалаштыру өчен республика халкының теләкләрен җыю. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк,  кабул итүләр алып барылучы машиналар индивидуаль яклау һәм антисептиклар чараларының кирәкле җыелмасы белән җиһазландырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International