Айрат Фәррахов һәм Ранис Камартдинов яшелчә үстерүчеләр, кырларда эшләүчеләр белән аралаштылар һәм шәһәр объектларын карадылар

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Айрат Фәррахов шулай ук Буа районы яшелчәчеләре Фирдүс Салаватуллин һәм Илсур Йосыпов белән дә аралашты. Фермерлар кырларында хәзер эш кайный, алар кызыл чөгендер, кишер, бәрәңге җыялар. Уңышны  районда һәм республика башкаласында саталар.

Район башлыгы Ранис Камартдинов, яшелчә үстерүчеләрнең саклау өчен мәйданчыклары булуга карамастан, язга якынлашкан саен, яшелчәләр сәүдә халәтен югалталар, чөнки яшелчә саклагычлар махсус кондиционерлар белән җиһазландырылмаган, дип сөйләде. Шуңа күрә хәзер районда кооперативлар төзү буенча эш алып барыла, ул вакытта уртак көчләр белән гомуми техника, махсус җайланмалар сатып алыначак, өстәвенә, дәүләт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелә.

Урып-җыю кампаниясенең барышы белән дә таныштылар. "Бола" ҖЧҖ кырларында Ранис Рафисович һәм Айрат Зәкиевич  кыр кухнясы шартларында кыр хезмәтчәннәре белән бергә төшке ашта да  булдылар.

Җитәкчеләрнең киләсе тукталышы шәһәрнең 5 номерлы гимназиясе иде. Биредә капитал төзекләндерү программасы кысаларында азык әзерләү блогы яңартылды.  Районның мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская үзенең теләкләре белән уртаклашты, шул исәптән мәктәпләрне җиһаз белән дә, техника белән дә яңартуга игътибарны юнәлтте.

"Без иганәчеләр акчасын җәлеп итәбез, бюджет чаралары хисабына ел саен җиһазларны яңартырга тырышабыз, кайдадыр компьютерлар сатып алырга тырышабыз, әмма бу бик акрын бара. Мәктәпләрнең матди-техник базасын капиталь ремонт белән яңарту вариантларын карау начар булмас иде”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Сәламәтлек саклау мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде. Айрат Фәррахов Буа үзәк район хастаханәсе бинасын карады, анда капиталь ремонт дәвам итә. Баш табиб Рөстәм Самерханов исә кунакларны  районда агымдагы вәзгыять белән таныштырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International