Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шикәр заводы паркында «Ишегалды уеннары» технологиясе буенча хәрәкәтчән уеннар үткәрде.
Белгеч белән бергә балалар урамда уйнарга мөмкин булган төрле атрибутлар кулланып, уеннар турында искә төшерделәр һәм яңаларын өйрәнделәр. Бу юлы уеннар өчен малайлар һәм кызлар туплы уеннар сайладылар. Вакыт күңелле һәм сизелмичә дә үтеп китте,әмма яхшы кәеф әле озакка калачак.