Бу хакта Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашуда хәбәр итте.
4. 2021 ел ахырына кадәр Мәскәү өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган «24 сәгать эчендә фатирларга алыш-бирешләрне электрон теркәү» пилот проектын илнең барлык төбәкләренә тарату планлаштырыла.
5. 2021 ел ахырына кадәр Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча экспериментны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча «җир гади» сервисы эшләнәчәк, аның ярдәмендә гражданнар җиргә хокукны сайлый, формалаштыра һәм терки алачак. Шулай ук ел ахырына кадәр илнең барлык төбәкләрендә «төзелеш өчен җир»сервисы да булачак.
1 сентябрьдән гаражны һәм аның астында җир кишәрлеген рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе - «Гараж амнистиясе» турындагы закон үз көченә керә. Шулай ук Росреестр «Дача амнистиясе 2.0 » дигән шартлы исемдәге новацияләр пакетын эшләгән. РФ Хөкүмәтенә кертелгән әлеге закон проекты белән, шул исәптән, капиталь төзелеш объектларын рәсмиләштергәндә хәбәр итү тәртибен юкка чыгару каралган.