Буа районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Бүген Буа районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.

Алар Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камартдинов белән район кырларын һәм җитештерү мәйданчыкларын карап чыктылар.

Беренче тукталыш Фәнил Шәйхатаров крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Фәнил Фатыйхович авыл хуҗалыгы, ә аерым алганда фермерлык белән 10 елдан артык шөгыльләнә.

“100 гектардан башладык, хәзер инде 5 мең гектарны эшкәртәбез - ташландык эшкәртелми торган җирләр иде, аларны без торгыздык”.- ди Фәнил Фатыйхович.
Агрофирма, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнә, бодай, арыш, арпа, солы һәм көнбагыш үстерәләр. Корылык үз төзәтмәләрен кертте һәм агымдагы елда уңыш көтелгәннән түбәнрәк булачак. Әмма хуҗалыкта гектардан 17-18 центнерга якын уңыш алырга өметләнәләр.

Очрашу узган ферма озак еллар ташландык халәтендә булган. 2020 елда капиталь ремонт үткәрелеп, дөнья күләм  компанияләренең берсе белән контракт төзегәнәр, алар монда ит токымлы терлекне  симертүгә китерәләр. Хуҗалыкта эре терлек артымы яхшы, беренче партия терлекләрне төяп озатканнар инде. Хәзер хуҗалыкта хәйваннар саны 700 башка якын, тагын 200 баш тана китерү көтелә. Биналар 1200 башка исәпләнгән. Оптимистик рухта яшәүче КФХ сөт терлекчелеген үстерү өчен грант алды. Эшмәкәр планында  терлекнең баш санын арттыру, 4 меңгә җиткерү. Шулай ук төзелеп килүче 800 баш ит токымындагы үгезгә исәпләнгән ферма комплексын (Ферма-3 ҖЧҖ) карадылар.

Аннары Фәнил Кадыйров крестьян-фермер хуҗалыгына юл тоттылар, анда ашлык чистарту линиясен, иген саклау урыннарын һәм техника паркын карадылар. Сусыз аммиак кертелгән һәм 4 гибрид чәчелгән шикәр чөгендере басуында, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән аралаштылар.

"Буа районында иген кыры мәйданнарының 80% тан артыгы җыеп алынган. Шәйхаттаров фермер хуҗалыгында булдык,  анда киптергечләр, сортировкалау, терлекчелек биналары төзелә, терлекләр һәм  электрон үлчәүләр алына. Технологияләргә килгәндә, Буа һәрвакыт игенчелек культурасы буенча иң яхшы районнарның берсе булды, шулай булып кала да", – дип билгеләп үтте Марат Азатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International