Карбыз һәм кавын сайлауның үз киңәшләре бар. Аларны санкцияләнгән урыннардан гына сатып алыгыз. Автомобиль юллары буендагы сәүдә нокталарыннан алу тыела.
Сату ноктасы өскорма белән җиһазландырылган булырга тиеш. Җиләкләр җирдә ятмаска, ә сатучының шәхси медицина кенәгәсе булырга тиеш.
Кисеп куелган карбызлар алмагыз.Чөнки кискән чакта төрле микроблар эләгү куркынычы бар. Аеруча да эссе һава торышында җиләкләр тиз зарарлана. Бахча культуралары киселеп сатылырга тиеш түгел. Сайлаганда бер көндә ашап бетерерлек зурлыктагы карбызны гына алырга тырышыгыз.
Карбызны сайлаганда тышкы кыяфәткә игътибар итәргә кирәк: яхшы, өлгергән карбыз эре, кабыгы төсе ачык һәм контрастлы, карбызда тиешле якты таплар сары, хәтта кызгылт сары булырга тиеш. Өлгергән карбызның кабыгы каты. Мыекчасы коры. Уч төбе белән бәргән чакта өлгергән карбызяңгыравык тавыш чыгара. Җимешнең йомшагы кызыл, кара яисә коңгырт орлыклы, сусыл, лайласыз һәм татлы.
Карбызда нитратлар булуны лаборатория методлары белән генә билгеләргә була, тик карбызның йомшак төсенә игътибар итәргә кирәк: әгәр ул шәмәхә төсмерле ачык-кызыл төсле, ә кабыкка таба саргылт булса, һәм әгәр карбыз өслеге шома, ялтыравыклы булса, димәк, сезнең алдыгызда сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкин булган зарарарлы матдәләр бар.
Карбыз кебек үк, кавыннарны да шул ук кагыйдәләр буенча сайлыйлар, әмма зур булмаган аерма да бар. Кавынның капма-каршы ягы койрыктан бераз йомшак булырга тиеш, әгәр каты булса, бу аның өлгермәү билгесе. Ә кавынга чирткәч,саңгыравык тавыш чыгарга тиеш. Кавыннан исе юк икән,ул очракта бу җимешне сатып алырга кирәкми
Кулланыр алдыннан карбыз өслеген (кавын) юарга онытмагыз, чөнки аның өслегеннән микробларның йомшак җиләккә эләгү куркынычы зур.
Карбыз һәм кавынны дөрес сайлагыз һәм сәламәт булыгыз!