Бөтен Россиядән студент-аграрийларны Татарстанга эшкә чакыралар

2021 елның 13 августы, җомга

2021 елның 12-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Звездный» лагере укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Кайтам» бөтенроссия проектын уздыру планлаштырыла.

Проект яшь белгечләрне Татарстан Республикасының заманча авыл территорияләре чынбарлыгына адаптацияләүнең локаль программаларын эшләүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар, тармакның нәтиҗәлелеген арттыруга, һөнәри эшчәнлектә яңа карарлар һәм алымнар эшләүгә ярдәм итеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең кейсларын хәл итә.

Конкурста катнашучыларны сайлап алу 2021 елның 5 сентябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча ачык: https://clck.ru/WKjSq к

Яшәү, туклану, трансфер (Казан – «Йолдызлы» – Казан) «Кайтам» проекты кысаларында белем бирү программасы кабул итүче як акчалары хисабына тәэмин ителә.

Проектны оештыручыларның элемтә өчен җаваплы заты: «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Рәисе Шувалова Д. Д., Т. +7 (843) 221-75-97, электрон почта адресы: amo-rt@mail.ru к

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International