Район башлыгы Ранис Камартдинов күп фатирлы йортларның барлык ишегалларын йөреп чыгуны дәвам итә. Бүген ул 20 күп фатирлы йортның ишегалды территорияләрен карады, аларның гомуми күренешен билгеләп үтте.
"Безнең ишегалды" президент программасы буенча киләсе 2022 елда эшләрне бүген үк башларга кирәк. Торбалар, агач, блоклар урнашкан урыннарны карарга кирәк, бу төзекләндерү эшләрен башкарганда тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин”, - диде Ранис Рафисович.
Шулай ук бер өлеше ярым җимерек хәлдә булган һәм инде күп еллар тиешле максатларда файдаланылмаган гаражларга да игътибар итәргә кирәклек асызыкланды.