Юридик хезмәтләр алганда алдауны ничек булдырмаска?

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзер алдыннан башкаручы турында мәгълүматны өйрәнергә кирәк:

- юридик хезмәтләрне башкаручы турында мәгълүмат кулланучыга ачык һәм үтемле урында җиткерелергә, шулай ук килешүдә каралырга тиеш;

- килешүнең предметын һәм шартларын, аны үтәү срокларын игътибар белән өйрәнергә;

- әгәр килешүдә «шикаять проектын төзү» яки «башкарма хакимиятнең күпсанлы дәүләт органнарына претензия төзү» кебек хезмәтләр генә күрсәтелсә, бу бары тик шушы документлар өчен генә түләүне аңлата.;

- юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзегәндә башкарылган эшләр актына кул куймаска.

Юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзү тәкъдименә игътибар итәргә кирәк. Мондый очракларда гражданнарга алдан ялган мәгълүмат җиткерелә, әйтик, алар, янәсе, закон буенча дәүләттән тиешле күләмдә түләүләр алмый һәм шуңа бәйле рәвештә, дәүләт хакимияте органнарына гаризалар төзергә тәкъдим ителә. Хәер, РФнең һәр гражданины түләүсез нигездә килеп туган проблемалар буенча дәүләт органнарына язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Моннан тыш, юридик хезмәтләр күрсәтүче затларның әлеге хезмәтләргә түләү өчен кредит яки займ алу, шулай ук клиентның юридик хезмәтләр өчен түләүгә тотылган барлык акчалары кире кайтарылачак эшне оту тәкъдиме турында да уйланырга кирәк.

Әгәр башкаручы клиентка килешү шартлары белән танышу мөмкинлеге бирмәсә яки документның күчермәсен ясарга мөмкинлек бирми икән, кирәкле аңлатмалар бирми, бу очракта килешү төземәскә тиеш.

Хәтта әгәр мондый шартнамәгә кул куелып, сумманың бер өлеше кертелсә дә, кулланучы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчаларны кире кайтару турында таләп белдерергә хокуклы («кулланучылар хокукларын яклау турында» №2300-1 РФ Законының 32 статьясы нигезендә, хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, кулланучы фактта башкаручыга килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны түләргә тиеш. Факттагы чыгымнар тиешле документлар белән расланырга тиеш: мәсәлән, судка дәгъва гаризасы бирелгән яки юристның суд органнарына чыгуын раслаучы документ бирелгән).

Түләнгән акчаларны кире кайтару турында кулланучы таләбе канәгатьләндерелмәгән очракта, бәхәс бары тик суд тәртибендә генә хәл ителергә мөмкин.

Уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International