Бүген, 17 августта, «Импульс» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Мингулов Алмаз Минвазыйх улы, район башлыгы Камартдинов Ранис Рафис улы Буа районының спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашты. Чара кысаларында «Арктика», «Юность», «Батыр» спорт мәктәпләре спорт учреждениеләрен матди тәэмин итү сораулары каралды, шулай ук районда спортны алга таба үстерү буенча планнар билгеләнде.