Бүген Авангард ҖЧҖ «Үзәк» бүлекчәсе территориясендә район башлыгы Ранис Камартдинов район авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозүзәк белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары белән берлектә көзге культуралар чәчү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә кысаларында корылык шартларында чәчүнең нечкәлекләре, бердәм шытымнар ничек алырга, уҗымнарны ничек һәм нинди срокларда чәчәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Бүген «Авангард», Заря, «Кыят» ҖЧҖ һәм Шәйхаттаров КФХларында көзге чәчү эшләренә керештеләр. Барлыгы көзге культуралар 16 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла, шул исәптән көзге бодай чәчү өчен-15,5 мең гектарга якын, көзге арыш-500 га. басу каралган.