Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шәһәрнең Яшьләр паркында «Дәүләт флагы – дан символы» дигән чара уздырганнар.
Чараның максаты-Россия Федерациясенең дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Чара барышында балалар Россия дәүләт символларының тарихы, флагның һәр төсенең әһәмияте һәм һәр гражданин тормышында аның әһәмияте турында белделәр. Балаларга Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы сөйләнде.
Чара ахырында балалар тасмалар тарату буенча патриотик акциягә кушылды.
В преддверии Дня Государственного флага Российской Федерации