ТР территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычлыгы турында шторм кисәтү игълан ителде

2021 елның 20 августы, җомга

2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә нормадан 9 һәм аннан да күбрәк температуралы аномаль һава торышы; максималь һава температурасы +37+39 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

Шулай ук начар метеорологик күренешләр  -2021 елның 20 августында 18 сәгатьтән 21 августның 18 сәгатькә кадәр, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы арта.

2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International