Бүген район башлыгы катнашында Буа юлларында видеокамералар эше буенча киңәшмә узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Бүген Буа юлларында видеокамералар эше буенча киңәшмә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашында узды. Чарага шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов, аның оператив эшләр буенча урынбасары Динарис Самирханов, Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов, Казан шәһәренең “ЭР-Телеком” АҖ филиалының подряд оешмасы вәкилләре чакырылды.

Әлеге сорау бик актуаль, чөнки заманча технологияләр җинаятьләрне ачуда һәм гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итүдә бик яхшы ярдәм чарасы булып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: безнең шәһәргә керү юлларында видеокүзәтү камералары урнаштырылган, һәм аларның эш сыйфатына югары таләпләр куела - яхшысурәт, транспорт чараларының дәүләт номерларын тану, тотрыклы видеосигнал, язу һәм архивация мөмкинлеге һәм башкалар.

Очрашу кысаларында ике як та үз таләпләрен һәм теләкләрен белдерде, нәтиҗәдә - бурычлар билгеләнде һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International