Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү кертү турында мөһим мәгълүмат

2021 елның 27 августы, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә янә гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга автомобильләр керүенә чикләүләр кертелде. Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хокукый мәгълүмат порталында - "Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын урнаштырды.

Чикләүләр республика урманнарында дүртенче һәм бишенче класс куркынычлылык белән бәйле. Шулай итеп, татарстанлыларга Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә урнашкан урманнарга керү мөмкинлеге чикләнде.

Чикләүләр 21 көн гамәлдә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International