Буа районында социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга экскурсия оештырылды

2021 елның 27 августы, җомга

Буа районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга экскурсия оештырдылар.

      Экскурсиянең максаты - табигатькә сакчыл һәм аңлы караш тәрбияләү, танып белү эшчәнлеген активлаштыру, күзәтү, фикер йөртү, гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

     Чара башында белгечләр “Урман һәм анда яшәүчеләр” дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Шулай ук урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр, ә аннары спорт уеннары программасы үткәрделәр.

    Саф һавада актив уеннардан соң катнашучылар тукталыш өчен урын сайладылар, анда барысын да пәрәмәч һәм тәмле чәй белән сыйладылар.  Тылсымлы табигатьтә булу-  фотосессия белән тәмамланды.

    Чараны оештыручылар урманда йөрүләр исәнлеккә һәм кәефкә яхшы йогынты ясый, дип саный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International