Район башлыгы Ранис Камартдиновның Республика көне һәм шәһәр көне белән котлавы!

2021 елның 28 августы, шимбә

Хөрмәтле буалылар һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән Республика көне һәм Буа шәһәре көне белән котлыйм.

Республика көне-милләтебезгә, социаль статусыбызга карамастан, барыбызны да берләштерә торган бәйрәм. Дөньяның иң яхшы казанышларын истә тотып, республиканың үз уникаль мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи матурлыгын саклап калуы бик мөһим. Бүген Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында бәхәссез лидер булып тора. Иҗади хезмәт, милләтара, конфессиональара татулык һәм гражданлык татулыгы Татарстан Республикасының иҗтимагый алгарышының нигезе булды, һәм киләчәктә дә  һәр татарстанлы өчен яңа иҗади планнар гамәлгә ашырылачагына шик юк.

Һәр шәһәрдә, һәр торак пунктта диярлек яңа социаль-мәдәни объектлар барлыкка килә, инфраструктура яңартыла, кешеләрнең яшәү рәвеше дә үзгәрә. Соңгы 5 елда Буа районында 35 мәгариф учреждениесе, 41 күп фатирлы торак йорт, 10 мәдәният объекты, 11 спорт объекты, 9 сәламәтлек саклау объекты, 49 авыл хуҗалыгы объекты төзелде һәм капиталь ремонтланды. Иҗтимагый киңлекләр программасы буенча Үзәк паркны, Яшьләр паркын, «Мәдәният» скверын, Шикәр заводы паркын реконструкцияләү төгәлләнде. «Чиста су» программасы буенча 129 км суүткәргеч челтәр төзелгән, республика һәм муниципаль юл фондлары акчаларыннан 639,3 млн.сум юл төзелешенә җибәрелгән, 47 км яңа юл төзелгән. Быел безнең район 40 республика программасының 24 программасында катнаша.

Татарстанның көче һәм куәте муниципаль районнар, шәһәрләр, республиканың һәр кешесе казанышларыннан барлыкка килә. Безнең республикада эшли белүче, үз эшенә һәм туган җиренә тугрылыклы, үз-үзләре һәм якыннары өчен яхшы киләчәккә омтылучы хезмәт сөючән, кунакчыл кешеләр яши. Ә уртак бурычлар безне-төрле милләт вәкилләрен, иҗади хезмәткә берләштерә, бу милләтара һәм конфессиональара татулыкны тагын да ныгыта, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасын раслый.

Кадерле якташлар!

Сезнең хезмәтегез, патриотизмыгыз һәм туган ягыгызга мәхәббәт өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Алга таба да шәһәребез, районыбыз, республикабыз чәчәк атсын, ә һәр гаиләнең тормышы шатлык, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән тулсын. Нык сәламәтлек һәм зур бәхет сезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International