Бүген Буа районының Адав-Толымбай авылында мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Әхмәр хәзрәткә багышланган мемориаль комплекс ачылды.
Әхмәр бине Юныс Әл-Толымбай (1763-1819) - Идел буенда танылган ишан, Бохарада белем алып, берничә Көнчыгыш телен үзләштереп, Буага кайта, туган авылында мәчет һәм мәдрәсә төзи.
Адав-Толымбай авылында аның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан авыл халкы, битараф булмаган якташлар аның каберенә юл торгыздылар, күмелгән урынны төзекләндерделәр.
Чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр" Халыкара мәдәни үзәге проектын йомгаклау булды.