Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» республика акциясе кысаларында «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр турын үткәрү планлаштырыла.
2 сентябрьдә Яшьләр туры Буа районы территориясендә узачак. Чара Чурак авыл мәдәният йортында 18:00 сәгатьтә башлана - 2021 елның 3 сентябрендә Күл Черкене мәдәният йортында 10: 00 сәгатьтә узачак.
Яшьләр турын үткәрү кысаларында «Авыл көче» эшлекле уенын үткәрү планлаштырыла, аның ярдәмендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр көче белән конкрет авыл территориясен үстерү мөмкинлекләре ачыкланачак.