Аның барлык формаларында һәм чагылышларында террорчылык дөньяга һәм куркынычсызлыкка иң җитди янауларның берсе булып тора. “Экстремизмга - юк!” декаднигы кысаларында Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль участокларда террорчылыкка каршы ата-аналар белән аңлату эшләре оештырдылар. Белгечләр социаль хезмәтләр алучыларга террорчылык актларын кылу куркынычы барлыкка килү вәзгыятендә үз-үзеңне тоту ысуллары турында искә төшерә. Барысына да төрле көтелмәгән хәлләрдә: шикле предмет табылганда, заложникларга басып алынганда үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында белешмә-листовкалар тараталар. Куркыныч вәзгыятьтә үзләрен халык арасында ничек тотарга, әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында анда эләксәләр, шулай ук ата-аналарга балалар белән куркынычлар һәм гадәттән тыш хәлләр турында әңгәмәләр уздыру, аларның өйдә, урамда, мәктәптә һәм җәмәгать транспортында куркынычсыз тәртип күнекмәләре барлыкка килү турында киңәшләр бирәләр.