Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәнис Габитов, "Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Камил Әхмәтов белән берлектә күрше районнан таналар, үгезләр сатып алу мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Шулай ук терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе дә кузгатылды. Терлек азыгына ихтыяҗы булган фермерлар өчен район хуҗалыкларыннан артып калганны алу мөмкинлеге бар.
Бүгенге көндә фермерлар 888 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 440 сыерлар.