Ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен “Вверх!” республика конкурсы тормышка ашырыла. (алга таба - Конкурс). Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалауга юнәлдерелгән.
2021 елның 31 августыннан конкурсның гариза кампаниясе ачылды. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 8 октябренә кадәр Конкурс сайтында кабул ителә http://www.rezervrt.ru/projects/vverx/.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белүче, югары белем дәрәҗәсе бакалавриаттан, специалитеттан түбәнрәк булмаган икеле гражданлыгы булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына керү, республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак.
Конкурсны уздыру турында тулырак мәгълүмат Конкурс сайтында урнаштырылган http://www.rezervrt.ru/projects/vverx/.
Белешмә өчен:
2017 елда 125 гариза бирелгән. Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасының профильле министрлыкларында 14 җиңүче стажировка алды, ә соңрак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәтенең яңартылган составына керде.
2018 елда катнашуга Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегеннән һәм шәһәреннән 146 дәгъвачы гариза биргән, 30 финалист нәтиҗәләре буенча стажировкалар узу өчен тәкъдим ителгән.
2019 елда Татарстан Республикасының 21 муниципаль берәмлегеннән 350 дән артык гариза алынган. 42 кеше финалга чыкты.
2020 елда заявка кампаниясе этабында Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегеннән 300 гариза алынган. Катнашучының уртача яше 25,5 ел тәшкил итте. Белем бирү программасын 111 кеше узды, Конкурсның 6 финалисты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына керде.