Буа районы халкына социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә авыл халкын 65 яшьтән өлкәнрәкләргә диспансеризация һәм медицина тикшерүе узу өчен район үзәк хастаханәсенә озату буенча мобиль бригада эше дәвам итә. Эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. «Өлкән буын» проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Мобиль бригада шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны Буа үзәк район хастаханәсенә коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә китерү эшен дә үти.
Өлкәннәрне хастаханәгә китерү инфекция таралу шартларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп бушлай башкарыла. Бу эш гражданнарны кабул итүнең расланган графигы буенча оештырыла. Шәхес исемлекләрен медицина оешмалары формалаштыра. Быелның башыннан 757 өлкән яшьтәге кеше Буа район хастаханәсенә планлы диспансеризациягә китерелгән.