Яңа 2021-2022 уку елы башлану сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге тарафыннан 2021 елның 6 сентябреннән 17 сентябренә кадәр чорда Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча тематик консультация оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм Консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсендә 8-8005554943 телефоны буенча;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең “кайнар линия” буенча (843) 221-90-16 көн саен 9.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында: 3-52-89, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.