Терроризмның милләте юк

2021 елның 3 сентябре, җомга

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» Федераль закон белән билгеләнде һәм Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйга белән бәйле.

     «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Светлана Шакирова 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган «Терроризмның милләте юк» дигән темага чара үткәрде. Чарада Кайбыч авыл җирлегенең социаль участогы яшүсмерләре катнашты.

   Чараның төп максаты-хәзерге заман дөньясының глобаль проблемаларына үзара ярдәм итә белү, толерант булу.

Чара барышында психолог балаларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләде, Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде, анда 314 кеше һәлак булган, шуларның 186сы балалар. Соңыннан балигъ булмаганнарга Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында видеоролик күрсәтелде.

Чара ахырда бер минут тынлык белән тәмамланды. Тәрбияләнүчеләр террорлык актлары корбаннары турында хәтер һәм хәсрәтне символлаштыручы шарларны күккә очырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International